Биографиясе

1902 ел – 1974 ел.

Баку шәһәрендә Югары партия мәктәбен тәмамлый (1922).

Хезмәт юлын 1916 елда Баку нефть промыселларында эшче булып башлый.

1923 елдан партия эшендә. 1926–29 елларда Әзәрбайҗан КП(б)ның Баку райкомы, 1929 елда Карабах округ комитеты секретаре. 1930 елда ВКП(б)ның Кавказ аръягы крайкомының оештыру бүлеге мөдире урынбасары. 1925–1932 елларда Әзәрбайҗан КП(б) ҮК әгъзасы.

1933–1934 елларда Кугалы МТСының (Алма-Ата өлкәсе) сәяси бүлеге башлыгы, бер үк вакытта партия райкомы секретаре. 1934–1935 елларда ВКП(б)ның Казакъстан крайкомы бүлек мөдире урынбасары. 1935–1938 елларда ВКП(б)ның Алма-Ата шәһәр комитеты, өлкә комитеты секретаре. 1934–1938 елларда ВКП(б)ның Казакъстан крайкомы, Казакъстан КП(б) ҮК әгъзасы.

1956–1969 елларда «Алма-Ата» мебель фирмасының генераль директоры.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А. 1988. Т. 2.