Биографиясе

1828 елның 29 июле, Смоленск шәһәре — 1915 елның 6 мае, Дрезден шәһәре, Германия.

Казан университетының астрономия шәрәфле докторы (1889).

Петербург хокук училищесен тәмамлый (1847).

Сенатның 1 нче һәм 5 нче департаментында хезмәт итә (1853 елга кадәр).

Астрономияне үзлегеннән өйрәнә.

1872 елдан Дрезденда.

1879 елда астрономия обсерваториясен төзи, кушма йолдызларны, томанлылыкларны һәм кече планеталарны күзәтә. «В.Энгельгардтның Дрездендагы үз обсерваториясендә уздырган астрономик күзәтүләре» («Observations astro nomiques, faites par V.d’Engelhardt a son Observatoire a Dresde», т. 1–3, 1886–95) хезмәте авторы.

1890 елларда үз обсерваториясенең барлык астрономик инструментларын Казан университетына бүләк итә. 1901 елда Казан янында Энгельгардт акчасына обсерватория төзелә (1931 елдан Энгельгардт исемен йөртә).

Энгельгардт Петербургның Җәмәгать китапханәсенә М.И.Глинканың кулъязмалар җыелмасын тапшыра. Композиторның вафатыннан соң аның опералары һәм башка әсәрләренең партитураларын бастырып чыгара.

Рус полководецы А.В.Суворовның Швейцариягә походы турында материаллар җыю белән шөгыльләнә (1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгы уңаеннан Петербургтагы Суворов музеена тапшырыла).

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Айдагы бер кратер Энгельгардт исеме белән атала.

Әдәбият                

Мартынов Д.Я. Василий Павлович Энгельгардт (к 150-летию со дня рождения) // Земля и Вселенная. 1978. № 4.

Автор — Р.Г.Усманов