Эчтәлек

Аның гомуми схемасы, моделе барлык тел материалын чагыштырма-тарихи ысул ярдәмендә өйрәнеп яңадан торгызыла (реконструкцияләнә). Баба тел – диалектларыннан тугандаш телләр (телләр семьялыгы) төркеме барлыкка килгән бердәм тел буларак фаразлана.

Баба телнең элемент һәм формалары – архетиплар, ә аларның хәзерге телләрдәге тәңгәллекләре рефлекслар дип атала. Чагыштырма-тарихи тел белеме ярдәмендә һинд-европа, славян, төрки һ.б. баба телләр яңадан торгызылган.

Соңгы глоттохронологик исәпләүләр буенча, борынгы төрки уртаклык (Саян-Алтайның көньяк тайга-дала өлешендә булган) б.э.к. 3 йөздә таркала. Реконструкцияләнгән борынгы төрки лексика меңгә якын сүз берәмлеген (мәсәлән, kьn – кояш, көн, kцk – күк, зәңгәр, jultuz – йолдыз, aj – ай, jel – җил, jer – җир, at – ат, bцri – бүре) эченә ала.

Төрки баба телнең фонетик системасы 8 кыска һәм 8 озын сузык авазны: a, д, o, ц, u, ь, i, п, aЇ, дЇ, oЇ, цЇ, iЇ, пЇ, uЇ, ьЇ (озын сузыклар хәзерге күпчелек төрки телләрдә сакланмаган) һәм 15 тән дә ким булмаган тартык фонеманы берләштерә.

Морфологик системада исемнәр өчен – күплекне белдерүче – lar кушымчасы (шулай ук башлангыч үсеш чоры өчен, күрәсең, гомумалтай баба теленнән күчкән – z, -k, -t, -s, -l, -r, -n кушымчалары), тартым кушымчалары -im (1 нче зат берлек санда), -iη/-ig (2 нче зат берлек санда), -i/-si (3 нче зат), biz (1 нче зат күплек санда), -ηпz, -gпz (2 нче зат күплек санда) хас булган. Борынгы төрки дәвер төрләнеш системасы баш килеш (ноль күрсәткече белән), иялек (in, -iη), төшем (-i, -ig), бирем (-а, -ka), юнәлеш (-ra, -иa, -garu), корал (-in), урын-чыгыш (-da, -dan), уртаклык (-la, -li, -lan) килешләреннән гыйбарәт булган. Саннарда унарлы система өстенлек иткән. Иң борынгы төрки чорда алдагы унлыкка якынайтып санау хас булган (iki otuz – егерме ике). Фигыльләр 1 нче зат берлек санда -bдn, -m, 2 нче зат берлек санда -sдη, -η, 1 нче зат күплек санда – biz, -k, 2 нче зат күплек санда -siz, -giz кушымчалары белән төрләнгән.

Төрки баба телнең синтаксисында гади җөмләләр, буйсынган трансформалар, ягъни иярчен җөмләләрне алыштыра торган сыйфат һәм хәл фигыль формалары өстенлек иткән.

Төрки баба телне чагыштырма-тарихи ысул кулланып яңадан торгызу белән А.М.Щербак, Б.А.Серебренников, Н.З.Гаджиева шөгыльләнгән.

Әдәбият  

Общее языкознание. Методы лингвистических исследований. М., 1973;

Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: В4кн. М.,  1984-2001;

Тенишев Э.Р. К понятию общетюркское состояние // Советская тюркология. 1971. № 2.                            

Автор — Р.А.Закиров