Совет хакимиятенә каршы эш алып бару, ул урнаштырган тәртипне үзгәртү өчен буржуаз милләтчеләр оештырган төркем әгъзалары дип табылган 47 кеше җавапка тартыла.

Мәскәүдә 1940 елның 28 февраль һәм 27 июлендә узган мәхкәмә утырышларында Г.Ш.Габдерәхимов, А.Г.Һадиев, А.В. һәм Ә.В.Гариповлар, Г.А.Мөхәммәтҗанов, А.Г.Мөхәммәтов, К.М.Рахманкулов, Ф.Н.Солтанбәков, Г.А.Госманов, Г.Ш.Шәрәф 8 әр елга, Г.К.Зиннуров 3 елга хезмәт белән тәрбияләү лагерена, Ә.Р.Мостафин 5 елга Красноярск краена сөргенгә хөкем ителә.

РСФСР Югары мәхкәмәсенең 1989 елгы 7 июнь утырышында 1940 елда Мәскәүдә кабул ителгән мәхкәмә карары юкка чыгарыла, гаепләнүчеләрнең күпчелеге аклана.