Тарихы

XVII йөз башында патша милкендәге җирләрдә нигез салына, 1693 елдан патша туганы К.А.Нарышкин биләмәсенә күчерелә, 1860 еллардан маркиз Паулуччиларга карый.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бакчачылык, таш, известь, алебастр һәм гипс чыгару, сәүдә эше тарала.

1736 елда приход халкы акчасына агачтан Покров Богородица чиркәве төзелә. Аның приходына шулай ук Гребени һәм Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыллары халкы карый.

1876 елда – рухани А.Г.Ласточкин башлангычында чиркәү-приход мәктәбе (биш ел эшли), 1886 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, үз бинасында урнаша (1895 елда – 23 ир бала һәм 10 кыз бала, 1909 елда – 35 ир бала һәм 20 кыз бала, 1912 елда 36 ир бала һәм 16 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; шулай ук телефон, тимерче алачыгы, җил тегермәне, 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 701 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (2 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташкабак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ташёвка” колхозы оештырыла, соңрак – “15 лет Татарской Республике” колхозы, 1948 елда Мичурин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елдан – “Волга” колхозы (Матюшино авылы), 1970 елдан – XXIII партсъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы), 1985 елдан – “Ташёвский” совхозы (М.Вахитов исемендәге авыл) составында (1996 –2002 елларда – “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 – 2007 елларда – “Вахитов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Авылда фельдшер-акушерлык пункты.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Ташкабак шәһәрлеге (тимер гасырның Ананьино культурасы) табыла.

Авыл тирәсендә табигать истәлеге – Ташкабак авышлыгы урнашкан (2009).

Халык саны

1646 елда – 36,
1782 елда – 267 ир-ат;
1859 елда – 423,
1897 елда – 390,
1908 елда – 425,
1920 елда – 460,
1926 елда – 542,
1938 елда – 508,
1949 елда – 360,
1958 елда – 390,
1970 елда – 234,
1979 елда – 159,
1989 елда – 117,
2002 елда – 84,
2010 елда – 44,
2017 елда – 36 кеше (руслар).