Яшел Үзән механика техникумы буларак 1939 елда ачыла, 1946–1957 елларда – Яшел Үзән авыл хуҗалыгы машина төзелеше техникумы, 1992 елдан – хәзерге исемдә.

Мехатроника һәм мобиль робототехника; логистикада операцион эшчәнлек; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау; технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру; компьютер системаларында программалаштыру белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 1029 укучы, 63 тән артык укытучы исәпләнә.