Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1720 елда ачыла; 1929 елда бинасында авыл клубы урнаша), су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1647,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Пыжмара авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “1 май” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Хафизов), 1950 елдан – “Авангард” колхозы, 1958 елдан – Сталин исемендәге колхоз, аннары Фрунзе исемендәге колхоз, 1963 елдан “Кама” колхозы составында. 1987 елдан “Главтатстрой”ның 5 нче тресты (Казан) ярдәмче хуҗалыгы, 1995 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2002 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, дөңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1969 елда – башлангыч (1989 елда яңа бина төзелә), 1994 елда мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

1923 елда – уку өе, 1930 елда клуб ачыла.

Хәзер авыл клубы (1993 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (1958 елдан), мәчет (2004 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 164,
1884 елда – 600,
1905 елда – 827,
1920 елда – 997,
1926 елда – 978,
1938 елда – 467,
1949 елда – 373,
1958 елда – 354,
1970 елда – 275,
1979 елда – 238,
1989 елда – 204,
2002 елда – 205,
2010 елда – 196,
2015 елда – 194 кеше (татарлар).