- РУС
- ТАТ
ТАССР Югары Советының 1982 ел 30 март Указы белән ТАССРның (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — Татарстан Республикасы) атказанган элемтәчесе буларак гамәлгә кертелә, Татарстан Республикасының 2004 ел 24 март Законы белән Татарстан Республикасының атказанган элемтә хезмәткәре дип үзгәртелә, Татарстан Республикасының 2011 ел 10 октябрь Законы белән хәзерге исемгә алыштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан элемтә өлкәсендәге казанышлары өчен элемтә предприятиеләре һәм оешмалары, уку йортлары хезмәткәрләре, шулай ук министрлыклар, ведомстволар белгечләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе беләнбергә тапшырыла.
Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе исеме 158 кешегә бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.