Эчтәлек

Авылга 1710 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Киселёво, Кисаль исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, киез итек-киез басу, чыпта сугу кәсепчелеге тарала. Авылда су тегермәне була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 669,8 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның – 2 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Урта Көшкәт авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Выль гурт” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Павлов), 1958 елдан – “Вормон” колхозы, “Вперёд” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Дружба” колхозы, 1990 елдан “ Искра” колхозы составында, 1995 елдан “Искра” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2007 елдан “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда 1940 еллардан 1955 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1746 елда – 42,
1763 елда – 62,
1795 елда – 91,
1811 елда – 177 ир-ат;
1850 елда – 165,
1859 елда – 195,
1884 елда – 159,
1897 елда – 199,
1905 елда – 210,
1910 елда – 240,
1920 елда – 291,
1926 елда – 277,
1938 елда – 317,
1949 елда – 254,
1958 елда – 199,
1970 елда – 196,
1979 елда – 201,
1989 елда – 162,
2002 елда – 192,
2010 елда – 184,
2015 елда – 203 кеше (удмуртлар).