Татарстан Республикасының хәзерге Буа районы территориясендә, Буа тимер юл станциясеннән – 14 км, Тәтеш пристаненнан 42 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Курени авыл советы, 1948 елдан – Козловка авыл советы, 1963 елдан Кыят авыл советы составында. Халык саны – 256 кеше (1930 ел, руслар), 208 кеше (1939 ел, руслар), 105 кеше (1956 ел, руслар), 75 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.