- РУС
- ТАТ
инженер-механик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1971)
1917 елның 5 апреле, Орёл шәһәре — 1998 елның 13 июле, Мәскәү.
Орёл индустриаль техникумын (1936), Мәскәү автомеханика институтын (1956) тәмамлый.
1946–1970 елларда Мәскәү автомобиль заводында: мастер, өлкән инженер, башлык урынбасары, цех башлыгы, технология бүлеге башлыгы, транспорт-склад эшләрен механикалаштыру буенча баш конструктор.
1970–1971 елларда СССР Автомобиль сәнәгате министрлыгының Баш технолог идарәсе башлыгы.
1971–1998 елларда «КамАЗ» АҖдә: баш инженер, генераль директорның 1 нче урынбасары, КамАЗ дирекциясенең Мәскәү вәкиллегендә (1980 елдан).
Плахов предприятие үсешенә өлеш кертә. Двигательләр заводын проектлаштыруда турыдан-туры катнаша.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Дәүләт бүләге җитештерүнең төп һәм ярдәмче процессларын комплекслы механикалаштыру системасын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
От АМО до КамАЗа // Подвиг на Каме. М., 1978.
Родыгин А.А. Становление: Из опыта работы партийной организации КамАЗа. К., 1977.
Автор — А.Б.Канеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.