Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Пустошь на речке Кутеше. Революциягә кадәрге чыганакларда Кушкет, Починок по реке Кутеш исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

Авылда тимерче алачыгы һәм тегермән, чиркәү-приход мәктәбе (1896 елда ачыла) эшли.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Урта Көшкәт авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Азлань” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Владимиров), 1958 елдан “Вормон” колхозы (“Вперёд” колхозы итеп үзгәртелә), 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Дружба” колхозы, 1990 елдан – “Искра” колхозы составында. 1995 елдан – “Искра” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2007 елдан “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1921–1964 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. 1930 елда – уку өе, 1951 елда китапханә ачыла.

Халык саны

1746 елда – 56,
1763 елда – 72,
1795 елда – 111,
1811 елда – 120 ир-ат;
1850 елда – 251,
1884 елда – 350,
1897 елда – 401,
1905 елда – 440,
1920 елда – 541,
1938 елда – 405,
1949 елда – 296,
1958 елда – 199,
1970 елда – 193,
1979 елда – 171,
1989 елда – 124,
2002 елда – 130,
2010 елда – 137,
2015 елда – 136 кеше (удмуртлар).