Авылга 1914 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Илбәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Таң» колхозы оештырыла. 1958 елда «Таң», Куйбышев исемендәге (Илбәк авылы), «Ирекле» колхозлары (Ирекле авылы) «Ирекле» исеме белән берләштереләләр. 1960 елда колхоз «Октябрьнең 40 еллыгы» (Мәсгут авылы) колхозы составына керә.

1979 елда Илбәк, Ирекле авыллары, Тырыш поселогы белән бергә «Янтарь» совхозы итеп бүленеп чыга (1997 елдан «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халык саны

1920 елда – 144,
1926 елда – 150,
1938 елда – 143,
1949 елда – 126,
1958 елда – 127,
1970 елда – 97,
1979 елда – 63,
1989 елда – 13,
2002 елда – 12,
2008 елда – 11,
2010 елда – 17,
2015 елда – 12 кеше (татарлар).