Эчтәлек

1918 елның 2 нче яртысында — 1919 ел башында Россиянең Европа өлешендә һәм Белоруссиядә гамәлдә була. Авыл ярлыларының мөстәкыйль оешмасы барлыкка килү хосусый хуҗалык җирләрен һәм милекне бүлешү процессында сәяси көрәшнең кискенләшүе, 1918 елның кыш-яз айларында азык-төлек кризисы белән бәйле. Ярлылар комитеты оештыруга совет хакимиятенең «Икмәк запасын яшерүче һәм аның белән спекуляция ясаучы авыл буржуазиясенә каршы көрәштә Азык-төлек халык комиссариатына гадәттән тыш вәкаләтләр бирү» (1918 ел 9 май), «Авыл ярлыларын оештыру һәм тәэмин итү турында» (1918 ел 11 июнь) декретлары этәргеч бирә. Декретларның соңгысы нигезендә җирле советлар волость һәм авыл ярлылар комитетылары оештыра. Анда «кулаклардан һәм байлардан» башка авыл халкы сайлана һәм сайлый ала. Урта хәллеләр, кагыйдә буларак, катнаштырылмый. Ярлылар комитеты эшчәнлегенә икмәк, беренчел көнкүреш кирәк-яраклары, авыл хуҗалыгы кораллары өләшү; крәстияннәрнең башка өлешеннән, беренче чиратта кулаклардан икмәк тартып алуда азык-төлек органнарына ярдәм күрсәтү керә. Комитетлар җирле партия структуралары, азык-төлек һәм җыю-реквизиция отрядларының басымы нигезендә оештырыла, аларны, гадәттә, коммунистлар җитәкли. 1918 елның ноябренә Россиянең Европа өлешендә һәм Беларуссиядә 122 мең, шул исәптән Казан губернасында 3350 ярлылар комитеты төзелә.

Казан губернасының күп өязләрендә ярлылар комитеты, хакимиятне үз кулларында туплап, авыл һәм волость советларында кабат сайлаулар үткәрә яки аларны тарата. Икмәк һәм чимал әзерләү белән шөгыльләнә, сәнәгать шәһәрләрен, Кызыл Армияне һәм ярлыларны азык-төлек белән тәэмин итә. Волость һәм авыл ярлылар комитетылары азык-төлек отрядлары белән бергә крәстияннәр җыйган икмәкнең исәбен ала, тентү үткәрә, авыл кешеләреннән тартып алынган икмәкнең, терлекнең һәм мөлкәтнең хисабын төзи, юлларда, елга портларында, тимер юл станцияләрендә икмәк озатуга күзәтчелек итә, «капчыкчылар»га (вак сәүдә белән шөгыльләнүчеләр), спекуляциягә каршы көрәшә, тегермәннәрдә он тартуга контроль урнаштыра. Хосусый милектәге тегермәннәр еш кына конфискацияләнә һәм җәмәгать милке дип игълан ителә. Комитетлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казан губернасыннан Мәскәүгә һәм Петроградка икмәк озату күләме кискен арта. 1918 елның июленә кадәр 19237 пот икмәк озатылса, 12 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр — кайбер өязләрнең Чех-словак корпусы һәм Комучның Халык армиясе оккупациясендә булуына карамастан — 400 пот, ноябрьгә 1 млн поттан артык икмәк җибәрелә. 1918 елның августыннан 1919 ның мартына кадәр Казан губернасыннан барлыгы якынча 5,7 млн пот чамасы ашлык һәм азык-төлек, шул исәптән 2,7 млн пот арыш һәм бодай, 2,5 млн поттан артык солы һәм арпа, 509 мең поттан артык төрле ярмалар һәм кузаклылар озатыла. Ярлылар комитеты сәнәгать товарларын өләшү белән дә шөгыльләнә. 1918 елның октябрь–декабрь айларында авыл өчен якынча 6,3 млн аршын мануфактура, 166 мең поттан артык керосин, 32 мең пот сабын, 9,6 мең данә урак һ.б. алына.

Ярлылар комитетының эшчәнлеге 11 июнь декретында билгеләнгән вазифалар кысаларыннан чыга һәм авылның хуҗалык тормышы мәсьәләләрен, мәдәни-агарту эшен, Кызыл Армиягә мобилизацияләү һәм иреклеләр туплау һ.б. ны да колачлый; мәсәлән, Лаеш өязендә ярлылардан 900 штыклы махсус батальон төзелә һәм Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Казан губернасында ярлылар комитетылары эшләгән чорда барлыгы 6 пехота полкы, бер артиллерия бригадасы һ.б. күп кенә хәрби берәмлекләр оештырыла; Кызыл Армия фондына зур күләмдә икмәк, акча, җылы киемнәр һ.б. туплана. Комитетлар Кызыл Армия өчен гадәттән тыш революцион салым җыюда да актив катнаша: Казан губернасында 200 млн сумнан артык акча җыела. Ярлылар комитеты крәстияннәренең биләмәләрен, шул исәптән кулакларның «хезмәт нормасы»ннан калган өлешләрне тартып алып, имана җирләрен бүлә, шулай ук алпавытлар һәм хәлле крәстияннәр милкендә булган эш коралларын һәм җирләрен өләшә. Бигрәк тә хуторлар һәм отрублар тиз арада бетерелә. Тартып алынган җирләр урта хәллеләргә һәм ярлыларга, токымсыз терлек һәм эш кораллары ярлыларга бирелә, токымлы терлек һәм катлаулы техника совхозларга һәм колхозларга тапшырыла.

Кулакларның йогынтысын бетерү авылда икмәккә монополия урнаштыруны җиңеләйтә. Ярлылар комитетлары эшчәнлеге чорында «икмәклеләргә», «икмәккә монополияне бозучыларга» карата продразвёрстка киң репрессия ысуллары кулланып үткәрелә. Кулакларга каршы көрәштә ярлылар комитетылары индивидуаль икътисади салымнар, контрибуцияләр һәм мөлкәтне, йортны, хуҗалык каралтыларын конфискацияләү кебек чаралар куллана. Ярлылар комитетлары эшчәнлеге авылда крәстияннәр арасында ризасызлыкның үсүенә, халык кузгалышларына һәм ике хакимлелеккә (хакимиятсезлеккә) китерә. Болар барысы да совет хөкүмәтен Ярлылар комитетларын таратырга мәҗбүр итә. Советларның 6 нчы Гадәттән тыш Бөтенроссия съездының 1918 ел 9 ноябрь карары ярлылар комитетларына волость һәм авыл советларына сайлаулар үткәрүне йөкли, аннан соң алар таратыла. Казан губернасында советларга сайлаулар һәм ярлылар комитетларын тарату 1918 елның декабрь ахырында — 1919 елның гыйнварында гамәлгә ашырыла.

Комитетлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә губернаның аграр секторына зарар китерелә, ярлылар комитетларының икътисади һәм сәяси гамәлләреннән кулаклар гына түгел, барлык крәстияннәр дә зур зыян күрә.

Әдәбият

Комбеды РСФСР. М., 1933; Комитеты бедноты: В 2 т. М., 1933; 

Лебедева А., Шишкин А. Комитеты деревенской бедноты Татарии. К., 1961.                             

Автор – Р.В.Шәйдуллин