Корылмаларда агач материалы черүен китереп чыгара.

20 ләп төре билгеле, Төньяк ярымшарда очрыйлар. ТРда корылмаларда гына булган (табигатьтә очрамыйлар) гөмбәләрнең берсе – чын бүрәнә гөмбәсе (Serpula lacrymans) киң таралган.

Бүрәнә гөмбәләренең гөмбәлеге агачка һәр юнәлештә үтеп керә һәм, аның клетчаткасы белән туенып, лигнинны калдыра. Агач көрән төскә керә, ныклыгын югалта. Черек тиз тарала, моңа зарарланган агач өслегендәге гөмбә шнурлары һәм элпәләре үсүе ярдәм итә. Черек агачның түбәнге өлешендә итләч-элпәле гөмбә барлыкка килә. Чын бүрәнә гөмбәсе караңгыда яхшы үсә. Зарарланган агач ярты ел – бер ел эчендә тулысынча чери һәм таркала.

Шулай ук гөмбәлеге һәрвакыт кардай ак булуы белән аерылып торган, күп санлы вак споралар белән капланган ак бүрәнә гөмбәсе (Poria vaporaria) очрый. Черү характеры белән чын бүрәнә гөмбәсенә охшаш, ләкин агачны акрынрак боза, аларның үсеше өчен дымлылыкның 90-95% һәм температураның 18-23°C тан югары булуы кирәк. Бүрәнә гөмбәсе белән көрәш максатыннан төзелештә яхшы киптерелгән урман материалы кулланалар; бинаны дымлылыктан саклыйлар, антисептиклар файдаланалар.