Тарихы

1748 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3967,2 дисәтинә тәшкил итә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлкәй волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Әлкәй авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – М.Закиров). 2006 елда колхоз бетерелә, крәстиян-фермер хуҗалыклары оештырыла.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында (кырчылык, сөт-ит терлекчелеге), «Җәлилнефть», «Сөләйнефть» предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1928 елда җидееллык (Тымытык, Азнакай, Әлмәт, Әлкәй волостьлары авылларыннан балалар укый), 1983 елда – урта, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Берникадәр вакыт мәктәп каршында агрономнар, агротехниклар, ветеринария хезмәткәрләре һәм хисапчылар әзерләүче курслар, Бөгелмә педагогия техникумы филиалы эшли.

Мәдәният

1976 елда мәктәптә Әлкәй авылы һәм мәктәбе тарихы музее оештырыла, 1999 елда мәктәп музее статусы ала (оештыручылары – укытучылар З.А.Асылова, Т.З.Шакирова, Х.Х.Исламова, А.С.Хәмидуллина).

Музей фондларында 250 саклау берәмлеге тупланган (экспозия төбәк тарихы, сынлы сәнгать, тукучылык, нумизматика, гамәли-бизәлеш сәнгатенә багышлана).

1932 елда мәчет бинасында клуб һәм китапханә урнаша.

Авылда мәдәният йорты (бина 1978 елда төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (1928 ел) эшли.

1998 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Д.Ә.Сәлимова (1957 елда туган) – филология фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында рус теле һәм контрастив тел белеме кафедрасы мөдире;

В.Х.Хаҗиев (1906–2003) – педагог, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, татар әдәбиятыннан дәреслекләр авторы ( 1998 елда мәктәпкә аның исеме бирелә).

Халык саны

1795 елда – 376 ир заты;
1859 елда – 899,
1897 елда – 1843,
1920 елда – 1901,
1926 елда – 1516,
1938 елда – 1555,
1949 елда – 1025,
1958 елда – 895,
1970 елда – 1017,
1979 елда – 876,
1989 елда – 565,
2002 елда – 595,
2010 елда – 523,
2015 елда – 530 кеше (татарлар).