Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Юлтимер авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Глазово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла, 1940 елларда авыл “Клим Ворошилов” колхозы составына керә. 1957 елдан – “Лениногорский” совхозы, 1978 елдан – “Глазовский” совхозы (Глазово, Петропавловка авыллары), 2003 елдан – “Үрнәк” күмәк предприятиесе, 2006 елдан “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1943 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1975 елда сигезьеллык мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2008 елда ябыла.

2007 елга кадәр балалар бакчасы эшли. Мәдәният йорты (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 50,
1938 елда – 109,
1949 елда – 135,
1958 елда – 31,
1970 елда – 24,
1979 елда – 106,
1989 елда – 219,
2002 елда – 228,
2010 елда – 246,
2017 елда – 222 кеше (татарлар, руслар).