Эчтәлек

Маклашеевка җайдаклары

Куйбышев (хәзерге Спас) районының элеккеге Маклашеевка авылы янында А.Х.Халиков (1967) һәм П.Н.Старостин (1983) тарафыннан табыла.

Котсыз кешеләр (бер йозакта — ир-ат, икенчесендә — хатын-кыз) атланган әкияти хайваннар (А.Х.Халиков фаразлавынча — «мөгезле барслар») рәвешендә эшләнгәннәр. Сыннар аларның аскы өлешендәге, йозакның бикләү тоткасы куелган тишек аша беркетелгән. Зурлыкларыннан күренгәнчә (биеклеге — 13 һәм киңлеге 9 см), алар кечкенә сандык яки тартмаларны бикләү өчен кулланылган. Кайбер тикшеренүчеләр Маклашеевка җайдаклары семантикасын борынгы төркиләрнең (болгарларның) килеп чыгышы турындагы легендалар белән бәйлиләр, бу — йозакларның берсендә чагыла (балалы хатын-кыз сыны).

Фаразланганча, әлеге йозакларның кечкенә сандыклардагы әйберне саклаучы бөти хезмәтен башкаруы ихтимал.

Әдәбият

Халиков А.Х. Отражение космогонических и генеалогических легенд волжских булгар в археологических материалах // Из истории булгар. К., 1981;

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. К., 1986.

Автор — Е.П.Казаков