Коръән буенча, гомерләрен тәкъвалык белән кичергән кешеләрнең теге дөньяда мәңгелек рәхәткә ирешәчәк урыны. Ике мәгънәдә кулланыла: оҗмах бакчасы һәм «теге дөньяда яшәү урыны», Коръәни җәннәт күләгәле бакчалардан һәм төрле сулыклардан тора, тәкъваларны җиләс һава, тынлык, мәңге яшь парлар һәм хур кызлары урап ала.

Тәкъваларның төр үзенчәлекләренә карап, җәннәт берничә дәрәҗәгә бүленә. Оҗмахтагы төп сулыклар арасында әл-Кәүсәр елгасы яки буасы аерылып тора, аңа оҗмахтагы барлык елгалар да агып төшә. Җәннәтнең капкаларын Ризван җитәкчелегендәге фәрештәләр саклый. Җәннәтнең мөселманнардагы образы Якын Көнчыгыш халыкларының күзаллауларына барып тоташа.

XIX– XX йөз башы татар дини әдәбиятында җәннәт турындагы күзаллауларның образлы тасвирлануы аның символик аңлатмасы белән үрелеп бара.