Поселокка 1927 елда Үчәлле авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән Азнакай районнарында.

Хәзер Үчәлле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ф.Шаһиев), 1951 елда «Уразман» колхозы составына керә (Үчәлле авылы). 1998 елдан «Уразман» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Мәдәният

1936–1970 елларда авылда клуб була.

Халык саны

1938 елда – 128,
1949 елда – 102,
1958 елда – 63,
1970 елда – 47,
1979 елда – 7,
1989 елда – 4,
2002 елда – 4,
2010 елда – 5,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).