Чыгу урыны һәм вакыты

1811 елның 19 апреленнән 1820 елның 29 декабренә кадәр Казанда рус телендә — атна саен, 1815 елдан соң — атнага 2 тапкыр нәшер ителә.

И.И.Запольский тырышлыгы белән басыла башлый.

Нашире — Д.Н.Зиновьев, аннан соң Казан университеты (19 нчы саннан башлап).

Мөхәррирләре — Г.Н.Городчанинов, В.М.Перевощиков.

Газетада В.Я.Баженов, Н.М.Ибраһимов, М.В.Полиновский, М.С.Рыбушкин, П.А.Словцов, К.Ф.Фукс һәм Казан әдәбият сөючеләр җәмгыятенең башка әгъзалары язмалары бастырыла.

«Сәхифәләремдә гамәлләрне бәян итәм, укучыларымны ялган белән аздырмыйм» дигән эпиграф белән чыга.

Басманың максаты 1812 елга газетага язылырга чакырган белдерүдә болай дип билгеләнә: «Җирле Казан губернасы һәм аның белән чиктәш һәм элемтәдә торган башка губерналар һәм илләр халкы файдасына».

Юнәлеше

Газета үзенең укучыларына Россиядәге мөһим иҗтимагый-сәяси яңалыклар турында хәбәр итә, тарих, статистика һәм этнография турында мәкаләләр бастыра.

«Казанские известия»нең беренче саннарының эчтәлеген шәхси һәм рәсми белдерүләр, Идел-Кама төбәге буенча статистик мәгълүматлар, мәзәкләр, төрле хәбәрләр, шул исәптән крепостной кешеләрне сату-алу яки яллау хакындагы язмалар алып тора.

«Казанские известия» халык мәгарифе министры тарафыннан берничә мәртәбә тәнкыйтьләнә, ул «кайбер мәкаләләрнең эчтәлеге әдәпсез» дип белдерә, аңарда «типографик хаталар гына түгел, ә телгә һәм стильгә каршы килү дә бар» дип саный. Тиздән Казан университеты «Казанские известия»не нәшер итү өчен махсус комитет оештыра, аның составына Ф.К.Броннер, П.С.Кондырев, Г.Б.Николь­ский, К.Ф.Фукс, Ф.Х.Эрдман керә.

Газетаның программасы киңәйтелә, әмма шул ук министр боерыгы буенча хокук белеме, фәлсәфә, медицина хәбәрләре турындагы бүлекләр ябыла. Сәнәгать үсеше, сәүдә, Идел-Кама төбәгенең мәдәни тормышы, тарих, этнография, икътисад турында күзәтүләр, Россия империясенең эчке һәм тышкы сәясәте турындагы төрле мәкаләләр басыла башлый. 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгаларына, гаскәр башлыкларының уңышларына, халык патриотизмына, ополчение төзүгә зур урын бирелә.

«Казанские известия»дә рус тарихының героик сәхифәләрен яктырткан мәкаләләр, Г.Н.Городчаниновның мәдхияләре һәм кантаталары, Н.М.Ибраһимов шигырьләре басыла. Бераз вакыттан соң газета абруй казана, шулай да Казан уку-укыту округы попечителе итеп сайланган М.Л.Магницкий аны яптыруга ирешә.

Әдәбият

Смышляев Д.Д. Указатель статей о Пермской губернии, помещённых в «Казанских известиях» (1811–1820) // Пермский сборник. Повременное издание. М., 1860. Кн. 2;

Пономарёв П.А. Полный систематический указатель статей местно-областного содержания, напечатанных в «Казанских известиях», издававшихся при Казанском университете с 1811 по 1821 г. Казань, 1880;

 Куранов К.Н. Особенности формирования жанров публицистики в казанской прессе первой трети XIX века // Жанры журналистики. Казань, 1972;

Михайлова С.М. Казанский университет в духовной культуре народов Востока России (XIX век). Казань, 1991;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова