Эчтәлек

Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан. 1741 елда сәүдәгәрләр И.А.Михляев һәм С.А.Чернов иганәсенә төзелә.

Гыйбадәтханә композициясенең үзәген рус бароккосы стилендә биш гөмбәзле, баганасыз, өч апсидлы чиркәү, ашханә һәм өч катлы чаң манарасы тәшкил итә. Чаң манарасы чатырына тавыш юллары уелган, өченнче катның ярусы ярымтүгәрәк рәвешендә төгәлләнгән һәм аркасыман уемнары ярымколонналар белән ныгытылган. Тузу сәбәпле чаң манарасы 1909 елда сүтелә.

Дүрт кыеклы түбә белән капланган, аслы-өсле тәрәзәле, шакмаксыман бина Псков архитектурасына хас итеп бизәлгән һәм биек барабаннарга утыртылган очлысыман биш гөмбәз белән төгәлләнә. Диварлары чыгымтылар белән бүлгәләнгән, өске өлеше аркасыман уемнар белән бизәлгән, тәрәзәләре ярымтүгәрәк йөзлекләргә утыртылган.

Богоявление чиркәве бизәлешендә борынгы рус архитектурасы белән барокко стиле элементлары файдаланылган. Капкаларны бизәүдә дә барокко мотивлары чагыла.

1895–1897 елларда сәүдәгәр И.С.Кривоносов иганәсенә архитектор М.Д.Михайлов проекты белән Апостол Андрей Первозванный капка өсте чиркәвенең чаң манарасы корыла. Чаң манарасы – борынгы рус һәм төбәк архитектурасы элементлары катнашкан эклектика формаларында фигуралы кирпечтән һәм ак таштан чиркәү мәйданында төзелә. Ике катлы дүрткырлы зур корылманың аскы ярусындагы арка калдырылган, икенче каттагы гыйбадәтханә, катлаулы түбә белән ябылган, урам һәм ишегалды ягы манаралары өстенә челтәрле хачлар урнаштырылган. 2 чаң кагу ярусы чаң манарасы өстеннән калкып торган.

1920–1939 елларда Богоявление чиркәве рус православие чиркәвенең кафедраль соборы вазифасын үти.

1939 елда ябыла. Гөмбәзләре һәм почмаклардагы барабаннары сүтелә. Чиркәү коймалары һ.б. корылмалар җимертелә. Чаң манарасы астындагы арка томалап куела. Богоявление чиркәве 1996 елда православие җәмгыятенә кайтарыла. 1999 елда арка яңадан ачыла.

1873 елда Богоявление чиркәвендә Ф.И.Шаляпин чукындырылган.

2001–2003 елларда гөмбәзләре һәм почмаклардагы барабаннар торгызыла.

Әдәбият

Малов Е.А. Историческое описание церквей города Казани. Казань, 1884. Выпуск 1.

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Республика Татарстан: Православные памятники. Казань, 1998.

Автор – Т.В.Пашагина