Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Азнакай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварынан Азнакай районнарында.

Хәзер Туйкә авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Чалтаймас» колхозы оештырыла, 1951 елда «Кызыл Октябрь» колхозы, соңрак Сталин исемендәге колхоз составына керә. 1990 елларда колхоз бүленгәч, авыл «Туйкә» колхозы составына керә.

1998 елдан «Ленин юлы» колхозын эреләндерү сәбәпле «Сантехник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оеша (Карамалы Елга авылы). 1998 елдан «Туйкә» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2001 елда «Мөхаммәдъяров һәм К°» ышанычлылык ширкәте (Уразай авылы) составына керә.

Авыл халкы күбесенчә Азнакай шәһәренең нефть предприятиеләрендә һәм «Чалтаймас» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәдәният

2015 елда авылда мәчет төзелә.

Халык саны

1926 елда – 136,
1938 елда – 241,
1949 елда – 253,
1958 елда – 92,
1970 елда – 126,
1979 елда – 84,
1989 елда – 38,
2002 елда – 21,
2010 елда – 27,
2015 елда – 49 кеше (татарлар).