Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Андреевка исеме белән дә билгеле. Авылга XIX йөзнең беренче чирегендә коллегия асессоры Андрей Алфёров тарафыннан нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тәгәрмәч һәм арба кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

1889 елгы мәгълүматларга караганда, су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 48 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чемодурово авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Путь Сталина» колхозы оештырыла, 1957 елда ул «Сокольский», 1964 елдан Актүбә, 1974 елдан Актүбә совхозыннан бүленеп чыккан «Никитинский» совхозлары составында.

1997 елдан  «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы.

Халкы «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

В 1856 елда – 111,
1889 елда – 114,
1920 елда – 335,
1926 елда – 254,
1938 елда – 315,
1949 елда. – 244,
1958 елда – 228,
1979 елда. – 65,
1989 елда. – 19,
2002 елда – 58,
2010 елда – 67,
2015 елда – 50 кеше (руслар – 60,8%, татарлар – 39,2%).