Эчтәлек

Авылга XIX йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек; агач эше, тәгәрмәч һәм арба ясау кәсепчелеге киң таралган була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 409 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Даими яшәүчеләр булмау сәбәпле 1980 елларның икенче яртысында авыллар исемлегеннән сызыла. 1998 елда яңа торак пункт буларак рәсми теркәлә.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

1930 елда авыл Микулин авылының «Зеленая Роща» колхозына керә. 1953 елда «Мичуринец» колхозына керә (үзәк утары Актүбә шәһәр тибындагы поселокта).

Авылда тегермән, гараж, печән саклау урыны, силос һәм сенаж траншеялары бар.

Халкы «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә эшли, сөт терлекчелеге, игенчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

В 1859 г. – 193,
1889 г. – 62,
1920 г. – 53,
1926 г. – 92,
1938 г. – 91,
1948 г. – 112,
1958 г. – 60,
1970 г. – 29,
1979 г. – 20,
2002 г. – 21,
2010 г. – 14,
2015 г. – 15 кеше (татарлар, руслар).