Биографиясе

1902 елның 14 ноябре, Оренбург шәһәре — 1977 елның 13 феврале, Новосибирск шәһәре.

Ленинград университетын тәмамлый (1924).

1927 елдан СССР ФАнең — Павлодар тоз, 1931 елдан Кулунда комплекслы экспедицияләре башлыгы.

1935–1957 елларда СССР ФАнең Гомуми һәм нәорганик химия институтында (ИОНХ, 1945 елдан лаборатория мөдире).

Бер үк вакытта, 1936–1941 елларда, Мәскәү полиграфия институтында (кафедрасы мөдире), 1945–1958 елларда Мәскәү төсле металлар һәм алтын институтында (аналитик химия кафедрасы мөдире), профессор (1946).

1941–1943 елларда СССР ФАнең Идел буе ресурсларын илне саклау ихтыяҗларына мобилизацияләү буенча Идел комиссиясенең химия секциясе гыйльми секретаре (Казан).

1957 елдан СССР ФАнең Себер бүлеге Нәорганик химия институты директоры, бер үк вакытта, 1959 елдан, Новосибирск университетында кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тозлы системаларның физик-химик анализына, нәорганик кушылмалар термографиясе, радиохимиясе һәм экстракциясенә карый. Николаев тозлы системалар хасил булу шартларын һәм аларны эшкәртү алымнарын ачыклый. Аның табигый тозларны тикшерүгә караган хезмәтләре

Кучук сульфат комбинатын (Алтай крае) төзү өчен нигез була.

Термографик тикшеренүләр барышында боратның кабаттан төркемләнүен ача һәм платинидларның күп кенә комплекслы кушылмаларының (цис-кушылмалар, димерлар һ.б.) тигезләнешсез торышын ачыклый. Сирәк мәгъдән элементлары тозларының 4 типтагы каты эремәләрен билгели.

Бөек Ватан сугышы елларында ИОНХның Казанга эвакуациясе вакытында (1941–1945) Николаев тозларда элпәләр хасил итү буенча күп хезмәт куя. Бу хезмәтләр «Тозларда саклагыч элпәләр» («Защитные плёнки на солях», 1944) монографиясендә берләштерелә һәм су, бензин, нефть продуктларын саклау өчен җирдән сыешлыклар төзү, гидротехник корылмалар төзегәндә грунтны ныгыту өчен нигез була.

Нәорганик кушылмалар экстракциясе теориясендәге тикшеренүләре катламнарга бүленү (клатратлар таркалу) өлкәсендә түбәнге критик ноктаның характерын ачыклый һәм лантаноидлар, актиноидлар, күп кенә төсле һәм затлы металлар өчен эффектив яңа экстрагентлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Экстрагентларны рентгеноспектраль тикшерү нәтиҗәләре аерып алына торган матдәләр арасындагы бәйләнешләрнең характерын билгеләү өчен беренче тапкыр кулланыла.

«Журнал структурной химии» басмасының баш мөхәррире (1967–1977), «Известия СО АН СССР. Серия химических наук» журналының җаваплы секретаре (1963–76).

Бүләкләре

СССР ФАнең В.И.Вернадский исемендәге (1946) һәм Н.С.Курнаков исемендәге (1977) бүләкләре лауреаты. Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кулундинские соляные озёра и пути их освоения. Новосиб., 1935;

Защита продуктов, фуража и воды от боевых отравляющих веществ. К., 1943;

Экстракция неорганических веществ. Новосиб., 1970.

Әдәбият

Анатолий Васильевич Николаев // Материалы к биобиблиографии учёных. Сер. хим. наук. М., 1992. Вып. 91;

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Автор — В.Г.Абзалова