Эчтәлек

«Мономах бүреге». Алтын. Асылташлар. Ябыштырма җепкыр. XIII йөз ахыры – XIV йөз башы. Мәскәү Кремленең Дәүләт Кораллар палатасы

XIII йөз ахырында — XVI йөз башында Алтын Урда осталары тарафыннан ясалган, татарларның туйда кия торган баш киеме буларак билгеле.

Беренче тапкыр Мономах бүреге 1340 елларда Мәскәү кенәзе Иван I нең (Калита) милкен санап чыкканда искә алына. Василий III хакимлек иткән чорда бүрекне Киев кенәзе Владимир Мономахка Византия императоры Константин Мономах (ә ул Владимир кенәз туганга кадәр 50 ел элек вафат) бүләк итеп җибәргән дигән риваять туа. Иван III 1498 елда, үзенең оныгы Дмитрийны тәхеткә билгеләгәндә, шушы бүрекне таҗ итеп кидерә. Шул вакыттан башлап, Мономах бүреге югары хакимлек символы булып кала. Барлык рус патшалары, шул исәптән Пётр I дә, тәхеткә утырганда, шушы бүрекне кигәннәр. Пётр I 1721 елда, Россияне империя дип игълан иткәндә, таҗ кидерү йоласын үзгәртә: Мономах бүреген тәхеткә утыру йоласының тантаналы йөреше алдыннан алып бара башлыйлар. Мономах бүреге бер-берсенә беркетү өчен кисек түбәле һәм ян-якларына тишекләр ясалган сузынкы өчпочмаклар формасындагы сигез алтын пластинадан эшләнгән. Эчлеге бәрхет тукымадан. Пластиналар бик нечкә алтын чыбыклар белән җепкыр һәм бөртекләү техникасында катлаулы орнамент белән бизәлгән, асылташлар һәм мәрҗәннәр белән корланган. Маңгайга төшеп торган асылмасы (С.Герберштейн) һәм күчәрле күтәрмәсе булган, алар XVI йөздә хачлы капкачка алмаштырыла, XVII йөздә кеш тиресеннән кайма барлыкка килә.

Н.П.Кондаковтан башланган рус тарих белеме традициясе бүрекнең чыгышы Византиядән дигән фаразда тора; А.А.Спицын (1844–1925) әлеге фикергә каршы килә, ул бүрекнең монгол чорына каравын әйтә, Америка галиме Г.Вернадский да аны Иван I гә Үзбәк ханнан күчкән дип исәпли. Идел буе Болгар дәүләте халкы, Алтын Урда, Кырым, Төньяк Кавказ, Идел-Урал төбәге татарлары һәм аларга тугандаш төрки халыклар (нугайлар, төрекмәннәр, чуашлар һәм башкортлар) сәнгатен характерлаучы яңа археологик һәм этнографик материаллар Мономах бүрегенә бүтән билгеләмә бирә (М.Г.Крамаровский, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова). Кисек конус рәвешендәге ярымтүгәрәк формалы Мономах бүреге төрки хатын-кызлар баш киеме — тәкыягә (төрекмәннәрдә — тәхья) туры килә; ул чуашларда, удмуртларда, башкортларда очраштыргалый. Маңгай асылмалары һәм тәңкәләр белән бизәлгән тәкыя нугайларда кызлар баш киеме булып санала. Аның төп бизәкләреннән купба — очлы гөмбәзчек рәвешендәге көмеш күтәрмә (ябалак каурые кую өчен) кыпчак баш киемнәренә хас, аскы ягындагы көмеш асылмалар ярымтүгәрәк бүрекнең үзе кебек, урта гасырлардагы болгарлар традицияләренә карый (X–XII йөзләр). Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута Алтын Урда шәһәрләрендә «затлы татар хатын-кызлары бүрек очында тавис каурыйлары белән бизәлгән һәм кыйммәтле асылташлар сибелгән алтын түгәрәк йөрткәннәр», — дип хәбәр итә. Аксак Тимер станында Испания илчесе Рюи Гонзалес де-Клавихо әмирнең өлкән хатыны Сараи-Мөлек ханымның баш киемен тасвирлап калдыра: очына өч кызыл якут ташлы «түгәрәк беседка» беркетелгән, асылташлар белән бизәлгән биек баш киеме, ди. Түгәрәк өстендә очы асылташлар, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән, алтын җеп белән кош каурыйлары чугына беркетелгән ак солтан — ап-ак каурый күренеп тора.

XIV йөз Идел буе һәм Кырым ядкәрләренә хас Мономах бүрегенең бизәлеше (лотос чәчәге бизәге, ягъни эченә камалган 12 таҗ яфракчыклы һәм аларсыз алтыпочмаклы йолдыз, яфраксыман, үрелмә) һәм җепкыр технологиясе (спиральсыман бизәк каркасының ике ягын да бөтеркә ысулы белән сулдан уңга таба бөтереп, үсемлек ботагына охшаган бизәк белән тулыландыру) Алтын Урда зәркәнчелек һөнәре мәктәбенә карый (кара Алтын Урда сәнгате). Мондый охшашлыклар Симферополь хәзинәсеннән табылган хатын-кыз баш киемнәре калдыкларында (бизәлеш үрнәкләре, асылташларны беркетү формалары һәм ысуллары), Идел буе Болгар дәүләте шәһәрлекләрендә һәм хәзинәләрендә табылган эшләнмәләрдәге җепкыр технологияләрендә һәм Алтын Урда торевтикасы дип фаразланган «Бохара аелы»нда очрый.

Мономах бүрегенә Мәскәүнең бөек кенәзләре Үзбәк ханның сеңлесе Кончак (чукындырылганнан соң Агафья) Мәскәү кенәзе Юрий Данилович белән никахлангач ия булалар. Хәзерге вакытта Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында саклана.

Әдәбият      

Тизенгаузен В. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. СПб., 1884. Т. 1;

Кондаков Н.П. Русские клады. СПб., 1896. Т. 1;

Спицын А.А. К вопросу о Мономаховой шапке // Зап. Отд-ния рус. и славян. археологии Рус. археол. об-ва. СПб., 1906. Т. 8, вып. 1;

Крамаровский М.Г. «Шапка Мономаха: Византия или Восток? // Сообщения Гос. Эрмитажа. 1982. вып. 47;

Соловьёв С.М. История России с древнейших времён. М., 1988–89. Т. 3–6;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Короны русских царей — памятники татарской культуры // Казань, Москва, Петербург: Российская империя взглядом из разных углов. М., 1997;

Жилина Н.В. Шапка Мономаха: Ист.-культурное и технол. исслед. М., 2001;

Vernadsky. G. The Mongols and Russia. New Haven, 1953.