- РУС
- ТАТ
(икона һәм грек. stásis – тору урыны), православие чиркәвендә алтарьны (чиркәүнең төп, көнчыгыш өлешен) интерьерның төп өлешләреннән аерып торган, билгеле бер тәртиптә иконалар куелган урын
Борынгы рус иконостасының композициясе тулысынча диярлек XIV–XV йөзләрдә төзелеп бетә: иконалар катгый иерархик эзлеклелектә бизәкле балкаларга урнаштырыла. Астагы рәткә, тәре урнаштырылган урта ишекнең як-ягына җирле хөрмәт ителүче һәм чиркәү иконалары куела; югарырак Гайсәгә, бәйрәмнәргә, пәйгамбәрләргә, ыруг аталарына багышланган һәм тәрегә кадакланган Гайсә сыны белән тәмамланган иконалар беркетелә. иконостасның 3 ишеге була: «патша капкасы» (тәре урнаштырылган үзәк ишек), төньяк һәм көньяк капкалар (дьякон ишекләре). «Патша капкасы»ның йөзлегенә – Изге хәбәр, түбәнгәрәк – евангелистлар сурәте куела; кайвакыт литургиягә нигез салган изге Бөек Василий һәм Иоанн Златоуст иконалары куела. Иконостас Изге тарихтагы төп вакыйгаларны күзаллау һәм ике дөньяны – җир һәм күкләрне берләштерү идеясен гәүдәләндерү өчен хезмәт итә.
Зөя авылындагы Троица чиркәве иконостасы. XVII йөз башы
Татарстанда иң борынгылардан борыслы иконостаслар санала. XVI йөзнең икенче яртысында Зөя храмнарында: Троица чиркәвендә 4 яруслы бүрәнә иконостас һәм Успение монастыреның Успение соборындагы 5 яруслы иконостас бар (XVII —XVIII йөзнең беренче яртысында беркадәр үзгәртелгән хәлендә сакланалар; иконалар ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасына куелалар). XVI йөзнең 2 яртысына караган Казан храмнарыннан Благовещение соборы, Спас Нерукотворный чиркәве һ.б. «патша төзелешләренең» (Явыз Иван) иконостаслары турында күзаллаулар Н.В.Борисов һәм Д.А.Кикинның теркәү китабында бирелә (1567).
Кагыйдә буларак, иконостас чиркәүне төзегән артель тарафыннан ук корыла. XVII–XVIII йөзләрдә иконостасларга яңа чиннар: газап чигүчеләр, апостоллар, ыруг аталары һ.б. кертелә. Борыслар һәм терәкләрне алтынланган сыр, басма, төймә белән бизиләр. Барокко стиленең күренекле ядкәре булып Казандагы Петропавел соборының 1723–1726 елларда бизәк төшерүче Гусев җитәкчелегендәге Казан осталары тарафыннан эшләнгән 7 яруслы иконостасы санала (иконалар 1824–1825 елларда С.Турин, 1864–1865 елларда – Н.А.Мензитов тарафыннан яңартыла, иконостас үзе 1864–1865 елларда оста М.А.Тюфилин тарафыннан реконструкцияләнә). XVIII–XIX йөзләрдә эре монастырь соборлары һәм приход чиркәүләренең иконостаслары әлеге чиркәүне төзегән архитекторларның проектлары буенча иҗат ителгән: Ф.Е.Емельянов проекты буенча Казан Богородица монастыре храмы иконостасы, П.Г.Пятницкий проекты буенча Казан университетының Крестовоздвиженский чиркәве иконостасы һ.б. корыла.
XIX йөздә барокко, классицизм, ампир, рус-византия стиле, эклектика, псевдоготика һ.б. йогынтысында иконостасның традицион формалары үзгәрә. Иконостаслар храмнарның үзәк монументаль-бизәү җиһазы булып әверелгәннән соң, катлаулы, колачлы-конструктив чишелешләргә ия була баралар (челтәрле колонналар һәм кабарынкы пилястралар, профильләштерелгән һәм ныгытылган ниргәләр һәм кәрнизләр, баш киеме формасында очланган фронтоннар һ.б.). Халык мәгарифе министры А.Н.Голицынның өй чиркәве җиһазларын кабатлаучы Казан университетының Крестовоздвиженский чиркәвендәге иконостас гайре табигый формага ия була (рәссам В.Чухломинның нәкышь белән бизәлгән, үсемлекләр белән үрелгән латин тәресе рәвешендәге иконалары).
Казандагы Петропавел соборы иконостасы. 1723-1726. 1864-1865 елларда М.А.Тюфилин тарафыннан реконструкцияләнә
Казандагы бик күп чиркәүләрнең: Кизик монастыреның Георгий, Духосошествие, Введение чиркәүләре, Никола-Вишняковский, Михаил Архангел һ.б. чиркәүләрнең иконостаслары оста итеп эшләнгән бизәкләр, күп декоратив детальләр белән аерылып торган. XIX йөздә Казанда берничә иконостас ясау остаханәләре эшли. М.А.Тюфилин, И.А.Фешин, С.Я.Спиридонов һ.б. тоткан остаханәләрдә иҗат ителгән иконостаслар Казан епархиясендәге барлык храмнар өчен махсус әзерләнә.
Арада иң зур остаханә Тюфилинныкы була. Анда Казан һәм Казан губернасы белән бергә Вятка һәм Түбән Новгород губерналарындагы, Арзамас, Муром шәһәрләрендәге чиркәүләр өчен дә заказлар алына. «Рәсемнәрнең матурлыгы, җиренә җиткереп башкарылуы, агачка төшерелгән бизәкләрнең гаҗәеп камиллеге, рус бизәкләренең асылын һәм иконостас эшләнмәләргә алтын йөгертүнең ныклыгын күрсәткәне өчен» остаханә Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсе тарафыннан мактаулы бәя ала (1890). Остаханә хуҗасы М.А.Тюфилинның улы А.М.Тюфилин («М.А.Тюфилинның иконостаслар ясау остаханәсендә рәсемнәр төзегәне һәм аның эшенә күзәтчелек иткәне өчен») һәм И.А.Фешин остаханәсе («агачка оста итеп уеп бизәкләр төшергәне, рәсемнәрнең төрлелеге, остаханәдә эшнең дөрес куелышы өчен») шулай ук күргәзмәнең зур көмеш медале белән бүләкләнә.
Беренче рәсемнәрен биредә ясый башлаган күренекле рәссам Н.И.Фешинның иҗади таланты да нәкъ менә әтисенең остаханәсендә ачыла. XX йөзнең 1 нче чирегендә, чиркәүләр күпләп ябыла башлагач, иконостасларның байтагы юкка чыга. Иконостаслар XIX йөздә Казан Богородица чиркәвендә (Казандагы Царицын бистәсе), Смоленск-Богородица (Питрәч районы Аркатау авылы), Казан-Богородица (Буа районы Зур Фролов авылы), Спас-Преображенье (Лаеш районы Зур Кабан авылы), Иоанн-Предтеча (Алабуга районы Костенеево авылы), Петропавел (Яшел Үзән районы Гәр авылы) һәм кайбер башка чиркәүләрдә сакланып кала.
ТР территориясендә православие чиркәүләрен торгызу һәм төзү эшләре башлангач, 1980 ахыры – 1990 башында иконостаслар ясау эше яңара (традицион борынгы рус формаларын кабатлаучы Казан Богородица иске дин тарафдарлары чиркәве иконостасы, Казандагы Богоявление, Пятницкий, Иоанн Кронштадский чиркәүләре, Чистайдагы Никола соборы, Алабугадагы Покров чиркәве, Чаллыдагы Вознесение һәм Козьмодемьянский чиркәүләре, Богородица пустынендагы Троица һәм Грузин соборларындагы иконостаслар).
Казандагы Ярославль могҗизачылары чиркәве иконостасы
Казанская научно-промышленная выставка 1890 г. Список наград, присуждённых на Казанской научно-промышленной выставке 1890 г. К., 1890.
Автор — Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.