Тарихы

1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Казаклар исеме белән билгеле. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы (керәшеннәр) дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз башында авылда татарлар белән бергә руслар да яши.

1871–1876 елларда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли.

XX йөз башында авылда ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 722,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Албай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Бөрсет” колхозы оештырыла, 1950 елда “Октябрино”, “Красная звезда” колхозлары белән берләштерелә. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

2016 елда “Ташсу” чишмәсе төзекләндерелә.

Халык саны

1859 елда – 253,
1897 елда – 496,
1908 елда – 548,
1920 елда – 497,
1926 елда – 556,
1938 елда – 486,
1949 елда – 252,
1958 елда – 344,
1970 елда – 345,
1979 елда – 288,
1989 елда – 213,
2002 елда – 121,
2010 елда – 91,
2017 елда – 68 кеше (керәшен татарлар).