Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 840,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр  Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

1999 елда авыллар исемлегеннән сызыла.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 608,
1897 елда – 680,
1908 елда – 704,
1920 елда – 638,
1926 елда – 524,
1938 елда – 472,
1949 елда – 265,
1958 елда – 159,
1970 елда – 130,
1979 елда – 58,
1989 елда – 11 кеше.