Биографиясе

1698 ел, Мәскәү — 1750 елдан соң.

Дворяннар нәселеннән.

1716 елдан Голландия, Дания, Франциядә дипломатлык хезмәтендә. 1722–1727 елларда Сенатның Мәскәү конторасында, 1727–1730 елларда Мәскәү акча сугу конторасы әгъзасы. 1730–1731 елларда — Смоленск, 1731–1735 елларда Казан губернаторы.

Мусин-Пушкин эшчәнлеге чорында Казанда руханилар семинариясе (1732), шәһәр полициясе (1733) оештырыла; губернада икенче Кама аръягы чик сызыгы корыла (1731–1734).

Петербург ФАнең Себер–Камчатка экспедициясенә (1733), И.К.Кириловның Оренбург экспедициясенә (1734) булышлык итә, В.Н.Татищевка файдалы казылмалар эзләүдә һәм заводлар төзү өчен урыннар билгеләүдә ярдәм күрсәтә (1735).

Яңа чукындырылганнар эшләре комиссиясе белән бергә Казан губернасының рус булмаган халыкларын массачыл христианлаштыруны гамәлгә ашыра. 1735 елда татар-башкорт кузгалышын булдырмау омтылышы уңышсыз төгәлләнә.

1735–1736 елларда Эстландия губернаторы.

1736–1740 елларда Коммерц-коллегия президенты, бер үк вакытта, 1737–1740 елларда, Конфискация канцеляриясе һәм 1739–1740 елларда Экономия коллегиясе директоры (Санкт-Петербург). Дәүләт реформалары проектларын эшләүдә кабинет-министр А.П.Волынскийның иң якын хезмәттәше.

1740 елда  кулга алына, хөкем ителә һәм Соловки монастырена сөрелә. Иреккә чыгарылганнан соң, 1742 елдан, Казан губернасының Сембер провинциясендә яши.

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Петров П.Н. История родов русского дворянства. СПб., 1886. Т. 1;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов