Авылга XVII–XVIII йөзләр чигендә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1414,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Шәмбалыкчы авыл җирлеге үзәге.

1929–1942 елларда – “Кызыл көч” колхозы, 1950 елдан – “Ударник” колхозы, 1951 елдан – Маркс исемендәге колхоз, 1963 елдан – Свердлов исемендәге колхоз, 1973–1992 елларда – “Свердловский” совхозы, 1998 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан “Ибраһимов һәм Кº” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Авыл үсешенә совхоз җитәкчесе В.Г.Сәйхунов (1961 елдан) зур өлеш кертә: аның җитәкчелегендә ферма, 100 мең башка исәпләнгән кошчылык фабрикасы, тегермән, механикалаштырылган ындыр табагы, мәктәп, мәктәп-интернат, клуб һәм башка җитештерү, социаль-мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар төзелә.

1933 елдан авылда башлангыч мәктәп эшли, 1938 елгы янгыннан соң – балалар элеккеге мәчет бинасында, 1945–1972 елларда – Шәмбалыкчы мәктәбендә, 1972 елдан Морзалар мәктәбендә укыйлар.

Авылда балалар бакчасы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, мәчет (1993 елдан) бар.

1989 елдан мәдәният йорты каршында музей эшли (1100 дән артык саклау берәмлеге бар). Экспозициясе төбәкне өйрәнүгә багышланган.

Күренекле кешеләре

Л.Г.Садриев (1937–1999) – режиссёр, ТССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

И.Ф.Сәйфиев (1982 елда туган) – җырчы;

Г.Х.Харис (1893–1931) – шагыйрь (авыл зиратында аның кабере сакланган).

Халык саны

1782 елда – 124 ир заты;
1859 елда – 851,
1897 елда – 1179,
1908 елда – 1313,
1920 елда – 1214,
1926 елда – 846,
1949 елда – 728,
1958 елда – 811,
1970 елда – 649,
1979 елда – 316,
1989 елда – 309,
2002 елда – 299,
2010 елда – 280,
2015 елда – 276 кеше (татарлар).