Авылга 1699 елга кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 су тегермәне, 3 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1634 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Шәмбалыкчы авыл җирлеге составына керә.

1932 елдан – “Кызыл көч” авыл хуҗалыгы артеленә, 1951 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1959 елдан – Маркс исемендәге колхоз, 1963 елдан –Свердлов исемендәге колхоз, 1973 елдан – Свердлов исемендәге совхоз, 1993 елдан – “Дуслык” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан “Ибраһимов һәм Кº” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, халык артистлары Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музейлары (1996 елдан, оештыручысы – З.К.Хәйруллин, 3618 саклау берәмлеге), мәчет (1995 елдан) бар.

Авылда бай крәстиян йорты сакланган (XIX йөз ахыры – XX йөз башы).

Күренекле кешеләре

Б.Н.Вәлиева (1914–2003) – БАССР һәм РСФСРның халык артисты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ф.Х.Насретдинов (1911–1986) – җырчы, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 195 ир заты;
1859 елда – 929,
1897 елда – 1472,
1908 елда – 1690,
1920 елда – 1490,
1926 елда – 1121,
1938 елда – 736,
1949 елда – 628,
1958 елда – 549,
1970 елда – 437,
1979 елда – 347,
1989 елда – 243,
2002 елда – 211,
2010 елда – 181,
2015 елда – 155 кеше (татарлар).