- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы поселок. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 16 км көнбатыштарак, Чирмешән елгасы буенда урнашкан
XVIII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иванаево Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда су тегермәне, тимерче алачыгы, казна шәраб кибете, 3 ашханә, юлаучылар йорты була; дүшәмбе саен базар эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 128 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Биеш авыл җирлеге составына керә.
1959 елдан – “Берек” колхозы, 1959–2004 елларда – Горбунов исемендәге колхоз, хәзер “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли.
Х.С.Сафин (1884–1955) – СССР Югары Советының Милләтләр советы депутаты (1946–1950).
1859 елда – 56,
1897 елда – 193,
1908 елда – 254,
1920 елда – 174,
1926 елда – 144,
1938 елда – 117,
1949 елда – 57,
1958 елда – 78,
1970 елда – 80,
1979 елда – 60,
1989 елда – 47,
2002 елда – 40,
2010 елда – 40,
2015 елда – 62 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.