Тарихы

Авылга 1678 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородское исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөздә - алпавыт Есиповлар, XIX йөзнең беренче яртысында Геркеннар, А.П.Левашёва крепостнойлары). Халкының төп шөгыле - игенчелек һәм терлекчелек.

1779 елда приход кешеләре акчасына Илья пәйгамбәр хөрмәтенә багышланган янкормасы булган Смоленск Богородица чиркәве (әүвәлге барокко стилендә) төзелә (1937 елда ябыла, архитектура истәлеге).

1870–1880 елларда авылда земство училищесе эшли, рухани Д.Рождественский, укытучылар Л.Понизовская, Ф.И.Лебедев, С.А.Авдеев, Д.С.Багрянов укыталар (1883 елда эшчәнлеген яңадан башлый). Училище попечителе П.А.Геркен йортында урнаша, бер класс бүлмәсе була. Кануннар укытучысы – А.П.Николаев, укытучысы – И.Н.Филантропов. 40 ир бала һәм 5 кыз бала укый.

1886 елда училище каршында һөнәрчелек бүлеге эшли башлый, биредә Чистай өязе Шереметевка авылыннан крәстиян К.Лапин җитәкчелегендә 10 кеше камыт каешы үрергә өйрәнә. 1903 елда махсус бина төзелә; 50 ир бала һәм 25 кыз бала укый.

1912 елда җирле алпавыт А.П.Ермолова бүләк итеп биргән җир участогында Изге Гурий борадәрлегенең Покров хатын-кызлар общинасы утары урнаша (1931 елга кадәр эшли).

ХХ йөз башында авылда стан квартирасы (икенче стан) һәм волость идарәсе урнаша; фельдшерлык пункты, телефон станциясе, вак кредит учреждениеләре, 3 су һәм 2 җил, пар тегермәне, 3 ярма яргыч, 5 тимерчелек, йон тетү остаханәсе, 3 сыра, казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете, сишәмбе базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2633 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ромодан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллардан авыл төрле елларда – «Ленинец», «Память Ильича» «Победа» колхозы, 1957 елдан «Большевик» совхозы составында. 1970 елда мөстәкыйль «Ромодан» совхозы бүленеп чыга (1995–2001 елларда «Ромодан» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда Геркеннарның элекке агач утарында дүртьеллык мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1946 елда – сигезьеллык, 1980 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа типик бинада).

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 16 археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Л.Д.Рейно (1907–1985) – совет хәрбие, авиация генерал-майоры;

А.И.Плотников (1919–1945) – очучы, капитан, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1945 елның 17 февралендә Н.Гастелло батырлыгын кабатлый (утлы таран башкара).

Халык саны

1782 елда – 271 ир заты;
1859 елда – 1114,
1897 елда – 1387,
1908 елда – 1505,
1920 елда – 1787,
1926 елда – 1292,
1938 елда – 873,
1949 елда – 578,
1958 елда – 628,
1970 елда – 402,
1979 елда – 407,
1989 елда – 468,
2002 елда – 440,
2010 елда – 381,
2015 елда – 308 кеше (руслар – 75%).