Биографиясе

1917 елның 2 мае, Самара шәһәре – 1944 елның 13 декабре; Белоруссия ССРның Гродно шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнә.

Милләте буенча татар.

Аэроклуб (Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре, 1937), очучыларның Батайск хәрби авиация мәктәбен (1942) тәмамлый.

Ташкент шәһәрендә яши һәм эшли.

1941 елның декабреннән Кызыл Армия сафларында. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының эскадрилья командиры (4 нче һава армиясенең 325 нче бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе).

2 нче Белоруссия фронты һава армиясе составында О.А.Санфирова, дошманның җанлы көчләрен һәм ныгытмаларын юк итү өчен, 630 төнге сугышчан очыш ясый. Сугышчан бурычын үтәп кайтканда һәлак була (парашюты белән пехотага каршы минага төшә).

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Самарада О.А.Санфировага һәйкәл куела, аның исеме белән урам атала; Коломнада аэроклубның бер бинасына мемориаль такта (янәшәсенә – бюст) куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин