Тарихы

Авылга 1710 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (элекке ясаклы руслар һәм татарлар) керә, Уралдагы казна Вознесение бакыр эретү заводы карамагында. Халкы игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, тегүчелек һәм балта эше белән шөгыльләнә.

1868–1973 елларда приход кешеләре акчасына Рождество Христово приделлы Троица Живоначальная агач чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, 2002 елда, иске булу сәбәпле, сүтелә, 2002–2003 елларда аның төгәл копиясе төзелә). Чиркәүдә «Скоропослушница» – Изге Мәрьям Ана иконасы саклана, ул авылның саклаучысы һәм могҗизалы көчкә ия дип санала.

1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 20 бала укый, күпчелеге ир балалар (1903 елда – 70 ир бала һәм 30 кыз бала). Авыл җәмәгате билгеләгән фатирда урнаша. Рухани һәм псаломчы укыта.

ХХ йөз башында авылда 10 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 5 йон тетү бинасы, кирпеч заводы, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли. 12 таш йорт була (берсе бүгенгәчә сакланган).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2518,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер аерым Кыркүл авыл җирлеге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда – «Борьба», 1930 елда «Ясная Поляна» колхозлары оештырыла, 1952 елда, үзгәрешләрдән соң, «Ясная Поляна» колхозына берләштереләләр (2003 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халкы күбесенчә «Ясная поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең «Сөт Иле» бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1911 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1975 елда яңа мәктәп бинасы төзелә.

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты каршында «Россияночка» вокаль ансамбле эшли.

Авыл читендә археология истәлеге – Идел буе Болгар дәүләте чоры (X–XIII йөзләр) Кыркүл шәһәрлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Л.Г.Наумов (1951 елда туган) – механика өлкәсендә галим, уйлап табучы, техник фәннәр докторы, хакимият-хуҗалык эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 210 ир заты;
1859 г. – 1111,
1897 г. – 1729,
1908 г. – 2226,
1920 г. – 2205,
1926 г. – 1972,
1938 г. – 993,
1949 г. – 733,
1958 г. – 822,
1970 г. – 756,
1979 г. – 592,
1989 г. – 448,
2002 г. – 492,
2010 г. – 483,
2015 г. – 486 кеше (руслар).