- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (20.11.1941), капитан
1914 елның 17 марты, Казан — 1942 елның 27 июле.
Сталинград очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1934).
1931–1932 елларда «Заря» Казан кондитер фабрикасында эшли.
1932 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче истребительләр авиациясе дивизиясендә эскадрилья командиры (6 нчы армия).
1941 елның октябренә Көньяк-көнбатыш фронт очучылары составында 42 сугышчан очыш ясый, дошман аэродромнарындагы 17 самолётны юк итә.
1942 елның җәендә Сталинград янындагы һава сугышында дошманның 2 самолётын бәреп төшерә.
1942 елның 27 июлендә дошманның 3 самолётын бәреп төшерә һәм һава сугышында һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Казандагы бер урам Фәткуллин исемен йөртә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.