Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөз ахырында алпавытлары – Бужениновлар, А.П.Левшина, В.Н.Пятницкий, М.И.Сахарова, А.Я.Стрелкова һәм башкалар).

XIX йөзнең икенче яртысында – ХХ йөзнең башында җир биләүче, надворный советник, Чистай өязендә дворяннар башлыгы А.П.Горталов була. Авылда оранжереялы утары һәм ат заводы була, заводта эш атлары һәм нәселле чабыш атлары асрыйлар.

ХХ йөз башында фельдшерлык пункты, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 297 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Кыр Шонталысы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Привет Сталину» (беренче рәисе – А.С.Гервасьев), 1953 елда – «Памяти Сталина», 1961–1991 елларда XXII партсъезд колхозлары оештырыла (1922 елдан Дәүләт унитар предприятиесе «Агрофирма Алексеевск сөте» ярдәмче хуҗалыгы, 2003-2004 елларда «Кызылъяр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Совет заманында хуҗалык ат асраучылык белән шөгыльләнә, бөтен Союзга танылган нәселле чабыш атлары үрчетелә: алар арасында бөтенроссия ат чабышларында җиңүчеләр дә була. 1959 елда Атлас юыртак аты К.Е.Ворошиловка бүләк ителә.

Колхоз Н.С.Козин җитәкчелек иткән вакытта зур уңышларга ирешә (авылдагы бер урам аның исемен йөртә): мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә төзелә, асфальт юл салына.

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли. Кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китаханә, фельдшер пункты эшли.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чоры 3 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 35 ир заты;
1859 елда – 465,
1897 елда – 611,
1908 елда – 653,
1920 елда – 683,
1926 елда – 644,
1938 елда – 415,
1949 елда – 247,
1958 елда – 246,
1970 елда – 235,
1979 елда – 197,
1989 елда – 173,
2002 елда – 267,
2010 елда – 210,
2015 елда – 204 кеше (руслар).