Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (1770 елларда алпавытлары – А.Гурьев, Ф.П.Матюнина, Н.В.Мельгунов, Н.Ф.Тарбеев, XIX йөздә – Чемесовлар). Халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл Старосельское авылының Богородица чиркәве приходына карый.

1901 елда земство мәктәбе ачыла, анда 26 ир бала һәм 6 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда 3 җил һәм 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 3 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1277 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ялкын авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Доброволец» колхозы оештырыла, 1952 елда «Большевик» совхозы составына керә (1995–2002 елларда «Ялкын» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1966 елга кадәр сигезъеллык мәктәп эшли (соңыннан Ялкын авылына күчерелә).

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 4 археология объекты табыла, шуларның берсе Гурьевка III авыллыгы – республика күләм әһәмияткә ия археология истәлеге.

Күренекле кешеләре

Ф.В.Буздаев (1961 елда туган) – инженер-конструктор, Казан фәнни-технология институты директоры (2006 елдан)

Халык саны

1782 елда – 78 ир заты;
1859 елда – 364,
1897 елда – 598,
1908 елда – 517,
1926 елда – 514,
1938 елда – 364,
1949 елда – 287,
1958 елда – 239,
1970 елда – 250,
1979 елда – 199,
1989 елад – 139,
2002 елда – 124,
2010 елда – 106,
2015 елда – 103 кеше (руслар).