Биографиясе

1936 елның 15 октябре, Ютазы районы Кәрәкәшле авылы — 2004 елның 20 октябре, шунда ук.

БАССРның Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлый (1974).

Баулы районының (1991 елдан Ютазы районы) Киров исемендәге колхозында эшли: механизатор, баш инженер (1974–1977), рәис (1977–1994). 1994–1995 елларда Кәрәкәшле авылының җирле үзидарә рәисе.

Хәлиуллин җитәкчелек иткән чорда җитештерү-техник һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла; Кәрәкәшле, Ак Чишмә, Салкын Чишмә авылларына газ кертелә, югары икътисади күрсәткечләргә ирешелә. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 13,4 ц дан 22,6 ц га кадәр, уртача еллык савым һәр сыердан 2489 кг нан 2943 кг га кадәр арта.

1981 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары казанышларга ирешкәне өчен колхозга РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы бирелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев