Эчтәлек

Авдотья Ивановна Михляева (кыз фамилиясе Дряблова) һәм аның бертуганы Афанасий Иванович Дряблов, Казан сәүдәгәре И.А.Михляев үлгәннән соң (1728 ел), аның мөлкәтенең, шул исәптән аларга гомерлеккә бирелгән Казан постау мануфактурасының төп мирасчылары булалар. Мануфактурага 530 крәстиян хуҗалыгы беркетелгән була.

Афанасий Ивановичның оныгы Иван Фёдорович Дряблов (1728 елның 15 сентябре – 1774 елның 24 ноябре, Казан) – Казан сәүдәгәре, голштиния коммерция советнигы, Казан постау мануфактурасы хуҗасы; эшчеләрнең хезмәт хакларын күпкә киметә ( Казан постаучылары кузгалышлары). 1767–1769 елларда Казанның беренче шәһәр башлыгы. 1767 елда Казанда булганда императрица Екатерина II аның йортында туктый.

1774 елда Е.И.Пугачёвның баш күтәрүчеләр гаскәрләре Казанны алганда Дрябловның оныгы Александр һәм кияве И.А.Родионов Воскресенский чиркәве болдырында үтерелә. Бу хәл Иван Фёдоровичның һәм аның хатыны Федосья Гавриловна Осокинаның (? – 1774 елның 1 декабре) үлемен тизләтә. Дряблов мөлкәте И.П.Осокинга мирас булып күчә.

Әдәбият

Агафонов Н. Казань и казанцы. Казань, 1906. Т. 1;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова