Тарихы

Авыл, фаразланганча, 1800 елларда Иске Юраш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ядегәр Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук көнлекчелек тарала.

XIX гасыр ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 265 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Илмәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда “Эшче кул” колхозы (Көек авылы) белән бергә Калинин исемендәге колхоз (Илмәт авылы) составына керә, 1996 елдан “Илмәт” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

1997 елларга кадәр – авылда башлангыч мәктәп, 2015 елларга кадәр – клуб, 2017 елга кадәр фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1859 елда – 38,
1887 елда – 139,
1905 елда – 180,
1920 елда – 166,
1926 елда – 191,
1938 елда – 224,
1949 елда – 218,
1958 елда – 192,
1970 елда – 190,
1979 елда – 128,
1989 елда – 72,
2002 елда – 51,
2010 елда – 33,
2017 елда – 31 кеше (татарлар).