Эчтәлек

1920 елның 28 маенда Казан дәүләт сәнгать остаханәләре бинасында ачыла. Запастагы армиянең сәяси бүлеге, Казан губернасы халык мәгарифе бүлеге, Үзәк сынлы сәнгать бүлеге һәм Бөтенроссия музейлар эшләре коллегиясе ярдәмендә Бөтенроссия музейлар эшләре, сәнгать истәлекләре һәм борынгы әйберләр коллегиясенең Казан бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.

Күргәзмә Казанның мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әйләнә, ТАССР Үзәк музееның (хәзерге ТР Милли музее) сәнгать тупланмасын оештыру зур әһәмияткә ия була. Анда 2 меңгә якын эшләнмә, шул исәптән Е.Д.Мясниковның Казанга һәм Чистайга бүләк итеп биргән тупланмасыннан (нәкышь, гамәли-бизәлеш сәнгате, этнография әйберләре һ.б.) сәнгать әсәрләре куела. РСФСР Дәүләт музее фонды үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче ТАССР Үзәк музеена 100 дән артык әсәр җибәрә.

Күргәзмә комитеты мөрәҗәгатендә: «Казанда кызылармия­челәр һәм эшчеләр өчен ачылучы күргәзмә иң реалистик әсәрләрдән алып, яшь рәссамнарның өр-яңа тәҗрибәләренә кадәрге төрле юнәлештәге сынлы сәнгать әсәрләрен хезмәт ияләренә күрсәтүне максат итеп куйды. Күргәзмә материалларының байлыгы һәм төрлелеге буенча Казан төбәгендә беренче урынны алып тора һәм, һичшиксез, халык өчен киң агарту һәм тәрбияви мәгънәгә ия», — диелә.

Төбәк сәнгате белән бергә XIX йөз ахыры — XX йөз башы Мәскәү һәм Петроград рәссамнарының әсәрләре, шул исәптән «Сәнгать дөньясы» сәнгать берләшмәсе осталарының (Л.С.Бакст, А.Н.Бенуа, К.Ф.Богаевский һ.б.), Рус рәссамнары берлеге әгъзалары (К.А.Коровин, С.Т.Конёнков, С.В.Малютин һ.б.) һәм нәкышьнең авангард агымнары әгъзалары (Н.С.Гончарова, П.П.Кончаловский, А.В.Лентулов, М.Ф.Ларионов, О.В.Розанова, А.М.Родченко һ.б.) картиналары тәкъдим ителә. Классик рус һәм Көнбатыш Европа сәнгатен Казан губернасының музейлар эшләре, сәнгать истәлекләре һәм борынгы әйберләрне саклау бүлекчәсе музее фонды тупланмалары: XVII йөзнең голланд, фламанд, итальян нәкышь мәктәбе, шәхси тупланмалардагы XIX йөз нәкыше җыелмасы (А.М.Миронова, А.Н.Тришевский, А.Д.Иенидуния, Б.Залкинд) һәм Казан дәүләт сәнгать остаханәләре музее әсәрләрен тәкъдим итә. Күргәзмәгә Саксония, Севр, Вена, Берлин заводлары фарфоры һәм шулай ук Император заводында, Гарднер, Попов, Софонов, Тереховлар һәм Киселёв, Фомин, Храпунов-Новый фабрикаларында җитештерелгән рус фарфоры үрнәкләре куела. Экспозицияне борынгы гобеленнар, бронза, декоратив тукымалар, келәмнәр бизи.

Анда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, география һәм этнография кабинетлары тупланмалары, шул исәптән нефрит, фил сөягеннән эшләнмәләр, кызыл лак белән капланган XVIII йөз Кытай әйберләре, Идел буе халыклары тукымалары, чигүләре, басма бизәкләренең зур җыелмасы куела. Күргәзмәдә катнашкан Казан рәссамнары арасында П.П.Беньков, В.С.Богатырёв, В.Э.Вильковиская, Г.А.Козлов, А.М.Кокорев, Г.А.Медведев, А.Г.Платунова, П.А.Радимов, В.К.Тимофеев, Н.И.Фешин кебек зур осталар була.

Күргәзмә эшләгән вакытта сәнгатьнең әһәмиятле мәсьәләләренә багышланган диспутлар, җирле шагыйрьләр катнашында шигърият кичәләре үткәрелә. В.Т.Дитякин, П.М.Дульский, А.М.Миронов, А.Тришевский, Б.Ф.Адлерның сәнгать белеме турындагы мәкаләләре кергән күргәзмә каталогы басылып чыга.

Әдәбият  

Деннике Б.П. Художественная выставка 1920 года в Казани // Казан. музейный вестн. 1920. № 5–6;

Первая Государственная выставка искусств и науки в Казани. К., 1920.

АвторЕ.П.Ключевская