Тарихы

Беренче версия буенча, XVI йөздә Псков һәм Новгород өлкәләреннән күченүчеләр тарафыннан, икенче версия буенча, XVII йөзнең беренче яртысына кадәр Танай авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Качка, Дмитриевское исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук май язу, чүлмәк ясау, утын кисү, олаучылык, көнлекчелек, тимерчелек (1917 елда авылда 80 тимерче алачыгы була) кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Е.Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1811–1826 елларда Император сарае министрлыгының Уделләр департаменты акчасына авылда таш Троица чиркәве төзелә (барокко эелементлары белән классицистик стильдә дини архитектура истәлеге, 1930 елларда ябыла, бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, чаң манарасы юкка чыга, хәзер авария хәлендә).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, чиркәү-приход мәктәбе эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1825,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Качык волостенда, 1920–1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елда ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга районында.

Хәзер Олы Качык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новая жизнь” (беренче рәисе – К.П.Болабанов) колхозы оештырыла. 1950 елда Ильич исемендәге колхоз белән берләштерелә, 1960 елда “Алабуга” совхозы составына керә. 1999 елдан “Алабуга” коммуналь унитар нәсел үрчетү авыл хуҗалыгы предприятиесе.

1960–1980 елларда авылда яңа фермалар, остаханә, тимерче алачыгы, ашханә, иген склады, ике фатирлы кирпеч йортлар төзелә.

Халкы күбесенчә Алабуга предприятиеләрендә һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1962 елда сигезьеллык (2012 елга кадәр) итеп үзгәртелә.

Мәктәп бинасы Күп функцияле үзәк итеп файдаланыла, анда мәдәният йорты, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 877,
1887 елда – 1118,
1920 елда – 1029,
1922 елда – 1133,
1926 елда – 1108,
1938 елда – 880,
1949 елда – 385,
1958 елда һәм 1970 елда – 311,
1989 елда – 226,
2002 елда – 234,
2010 елда – 256,
2017 елда – 272 кеше (руслар – 90%).