Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына, 1960 елларга кадәр рәсми документларда “Алабуга” совхозының икенче бүлеге поселогы буларак күрсәтелә.

Оештырылган көннән ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Олы Качык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 елларга кадәр “Алабуга” совхозы составында. 1996 елдан “Алабуга” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы. 1999 елда “Алабуга” совхозы җирлегендә “Алабуга” коммуналь унитар нәсел үрчетү авыл хуҗалыгы предприятиесе булдырыла.

Халкы күбесенчә “Алабуга” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (2017 елдан) эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта клуб һәм китапханә (бинасы 2016 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1926 елда – 62,
1938 елда – 160,
1949 елда – 184,
1958 елда – 262,
1970 елда – 315,
1979 елда – 239,
1989 елда – 225,
2002 елда – 295,
2010 елда – 296,
2017 елда – 256 кеше (руслар – якынча 80%, татарлар – 15%).