Тарихы

Авылга 1906 елда нигез салына. 1911 елдагы мәгълүматлар буенча халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм киез итек басу.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 802 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Такталачык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорында авылда “Әҗмәт” колхозы оештырыла, 1950 елларда “Таң” (Такталачык авылы) колхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында Чиялек культурасына караган Әҗмәт каберлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Г.М.Миңнеханова (1929 – 2006 еллар) – педагог, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1913 елда – 458,
1922 елда – 534,
1926 елда – 519,
1938 елда – 410,
1949 елда – 277,
1958 елда – 296,
1965 елда – 293,
1970 елда – 276,
1979 елда – 234,
1989 елда – 137,
2002 елда – 127,
2010 елда – 125,
2015 елда – 102 кеше (татарлар).