Биографиясе

1931 елның 6 июне, Уфа шәһәре – 1989 елның 23 феврале, Әлмәт шәһәре.

И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1954), «Бөгелмәнефть» нефть чыгару идарәсендә производство бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1963 елдан – «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә баш инженер, 1967 елдан аның җитәкчесе.

1972 елдан ТатНИПИнефть директоры. 1972 елдан «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры, 1977 елдан генераль директоры.

1980–1983 елларда нефть һәм газ сәнәгате буенча Төмән җитештерү идарәсе башлыгы.

1983 елдан Мәскәүдә: СССР Госпланының нефть һәм газ сәнәгате бүлеге җитәкчесе урынбасары. «Татнефть» берләшмәсендә автоматлаштырылган идарә системасын (АСУ) һәм сәнәгый социология хезмәтен оештыру, нефть ятмаларын файдалануга тапшыруның комплекслы программасын булдыру белән җитәкчелек итә.

ТАССР (1963–1980), СССР (1978–1982) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ленин, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Прогнозирование и оптимизация разработки большой группы нефтяных залежей. Казань, 1976 (автордаш);

Социальное управление нефтедобывающим предприятием. Казань, 1977 (автордаш).

Автор – Р.С.Алатырева