Эчтәлек

1889 елның 24 июне, Саратов губернасы, Хвалынск өязе Иске Зелёное авылы – 1942 елның августы, Мәскәү.

1906 елда Әстерхан шәһәрендә «Уйгату» яшерен революцион газетасын чыгаруда катнаша.

1907 елда Казандагы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укый башлый, шул ук елда революцион эшчәнлеге өчен аннан чыгарыла. Х.Ямашев белән бергә татар эшчеләре арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара.

1908–1915 елларда Әстерхан, Саратов, Тобол, Петроград губерналарында укыта.

1915–1917 елларда Архангельск шәһәрендә торып, Мурманск тимер юлы төзелешендә катнаша.

1917 елның февралендә Архангельскида мөселман эшчеләре комитетын оештыручыларның берсе. Октябрь революциясеннән соң Петроградта Үзәк мөселман комиссариатының хезмәт бүлегенә җитәкчелек итә.

1918–1920 елларда Россия Мөселман коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, «Хөррият», «Кызыл Шималь» газеталары мөхәррире, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары (Мәскәү), «Эшче» газетасы мөхәррире, Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросының нәшрият бүлеге мөдире. ТАССР төзүдә актив катнашучыларның берсе, 1920 елда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе итеп сайлана. 1921 елдан Мәскәүдә хуҗалык эшендә, 1934–1937 елларда «Сугышчан алласыз» журналының җаваплы мөхәррире.

РСФСР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы.

Литература

Сайдашева М.А. Мансуров Бурхан Хуснутдинович // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.