Тарихы

Авыл 1724 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет (1811 елдан билгеле), мәктәп, 2 су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1133 дисәтинә тәшкил итә (1913 елда – 3150 дисәтинә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип (Такталачык) волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Теләкәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Радио” колхозы оештырыла. 1958 елда аның составына “Кызыл Байрак” колхозы керә (Иске Җияш авылы), соңрак “Маяк” колхозы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1977 елда – урта, 2003 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

1975 елда мәктәптә музей ачыла, 1979 елда аңа мәктәп музее статусы бирелә, экспозиция төбәк тарихына багышлана.

Авылда мәдәният йорты (бина 1966 елда төзелә), китапханә, “Өмет” мәчете бар (2006 елдан, Ф.Хәсәнова һәм Й.Шәрипова акчасына төзелә).

Күренекле кешеләре

Р.И.Раскулова (1946 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

С.Д.Хөснияров (1915 – 1992) – җырчы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Халык саны

1795 елда – 229,
1834 елда – 379,
1859 елда – 324,
1870 елда – 373,
1884 елда – 400,
1897 елда – 505,
1906 елда – 475,
1913 елда – 630,
1920 елда – 625,
1926 елда – 649,
1938 елда – 1080,
1958 елда – 607,
1970 елда – 668,
1979 елда – 599,
1989 елда – 466,
2002 елда – 418,
2010 елда – 387,
2015 елда – 379 кеше (татарлар).